Презентация на тему: "Презентация по татарскому языку на тему "Сыйфат дәрәҗәләре" (6 класс)"
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 8
Презентация "Презентация по татарскому языку на тему "Сыйфат дәрәҗәләре" (6 класс)" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
Сыйфат дәрәҗәләре
Галимҗанова Руфина Фәрит кызы,
Дүртөйле шәһәре беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максатлар:
Сыйфат дәрәҗәләре белән танышу;
Мәгънә үзенчәлекләрен карау;
Ясалышын аңлату;
Сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
Нәрсә ул дәрәҗә?
Дәрәҗә – степень.
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.
Гади (төп) дәрәҗә:
предметның гадәти билгесен белдерә.
Чиста су, салкын көн, кайнар чәй, тырыш укучы, тәмле аш
Чагыштыру дәрәҗәсе:
бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән чагыштырмача артыграк яки азрак булуын күрсәтә
Ясалу ысулы: -рак/- рәк кушымчалары.
кечкенәрәк, биегрәк, матуррак.
Артыклык дәрәҗәсе:
Бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген күрсәтә.
Ясалу ысулы: а) сыйфатның көчәйткеч кисәгендәге соңгы авазына [п ], [м]авазлары өстәлеп : ап – ак, ямь – яшел;
ә) иң, җете, үтә, дөм, бик кисәкчәләре ярдәмендә: иң чибәр, җете кызыл, бик тирән.
б) бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән: гүзәлләрнең гүзәле.
Кимлек дәрәҗәсе:
Бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы гадәти билгедән кимрәк икәнлеген белдерә.
Ясалу ысулы: - кылт/- келт, - гылт/- гелт, - сыл/- сел, - су, -ча, - мса/ -мсә, -кылтым/- келтем, - ылҗым/ - елҗем кушымчалары.
яшькелт, кызгылт, зәңгәрсу, әчкелтем, күксел, җылымса, күгелҗем.
“Артыгын әйт!” уены
Ак, кызыл, яшелрәк, акыллы, тырыш;
Зәп-зәңгәр, сап-сары, матур, иң чибәр;
Күгелҗем, Казансу, карасу, озынча;
Гүзәлрәк, суыграк, калынрак, тарак
Сорау – җавап:
Нәрсә ул дәрәҗә?
Дәрәҗә – степень. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.
Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?
Гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе (сравнительная степень); артыклык дәрәҗәсе (превосходная степень); кимлек дәрәҗәсе (уменьшительная степень).
Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясала?
Гади – кушымчасыз; артыклык -рак,- рәк кушымчалары ярдәмендә; артыклык иң, нык, бик, үтә кисәкчәләре һәм сүзнең беренче иҗеген кабатлау аша; кимлек –сыл,-сел, -гылт, -келт, -су кисәкчәләре кушылып ясала.










