Школьные учебники / Презентации по предметам » Презентации » Другие презентации » “Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)

Презентация на тему: "“Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)"

“Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники) - Скачать презентации бесплатно ☑ Презентации по предметам на school-textbook.com
Смотреть онлайн
Поделиться с друзьями:
Cкачать презентацию: “Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)

Презентация "“Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com

Муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе  “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы  Ад
1 слайд

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Адав – Толымбай урта гомуми белем мәктәбе”
Эшне башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы Мөгәлләмова Эльнара Рафаэль кызы
Җитәкчесе: Кутдусова Венера
Хәбир кызы – туган (татар) тел һәм
әдәбият укытучысы

“КАРГА  БОТКАСЫ”
ФӘННИ-ГАМӘЛИ  КОНФЕРЕНЦИЯ
«Живи в веках, родное слово!»
«Безнең яраткан
2 слайд

“КАРГА БОТКАСЫ”
ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ
«Живи в веках, родное слово!»
«Безнең яраткан бәйрәмнәребез» секциясе

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн итк
3 слайд

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин

Эшнең максаты: эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, туган ягымның милли йолал
4 слайд

Эшнең максаты: эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, туган ягымның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тикшереп, татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү.

Бурычлар: төрле бәйгеләрдә чыгыш ясау күнекмәләре һәм аралашу этикасы булдыру, интервью алырга өйрәнү.

Эзләнү методлары: күзәтү, әңгәмә (интервью), төрле әдәби чыганаклар белән эшләү, чагыштыру.

Көтелгән нәтиҗә:
- Әхлаклылык,  әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Көнкүрештә  ана телендә дөрес һ
5 слайд

Көтелгән нәтиҗә:
- Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Көнкүрештә ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнү.
-Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү.
-Халык - аваз иҗаты белән кызыксану, аңа хөрмәт белән карау.
Гипотеза
Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйм.

Бәйрәмнең тарихы
«Карга боткасы» йоласының мәгънәсе, тарихы нинди, тамырлары кая тоташкан икән ди
6 слайд

Бәйрәмнең тарихы
«Карга боткасы» йоласының мәгънәсе, тарихы нинди, тамырлары кая тоташкан икән дигән сорау туа.
Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, мари, удмурт, шулай ук руслар белән зур уртаклыкны күрсәтә. Борынгы төркиләр, башка күп халыклар кебек үк, яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган. Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган.
Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне “Карга боткасы” йоласы уздырылган. Карга туе кара каргалар килгәч уздырылган. Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарылган...

«Карга боткасы» - уеннар, такмаклар, «тылсымлы» әйтелмәләр ярдәмендә җирдән муллык, күктән яңгыр, ко
7 слайд

«Карга боткасы» - уеннар, такмаклар, «тылсымлы» әйтелмәләр ярдәмендә җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек, язның, кояшлы җылы коннәрнең тизрәк килүен теләп, табигать көчләренә эндәшү, кырда пешерелгән ботканы җиргә, суга сибеп, җир-ананы хөрмәтләү, явыз рухларны куалау йоласы булган.

Көтеп алынган бәйрәм
“Карга боткасы” бәйрәмен безнең авылда яз башында - кара каргалар кайта башл
8 слайд

Көтеп алынган бәйрәм
“Карга боткасы” бәйрәмен безнең авылда яз башында - кара каргалар кайта башлагач үткәрәләр. Элеккеге заманнан аермалы буларак, берничә көн алдан балалар ярминкә үткәрәрләр. Үзләре әзерләгән әйберләрне саталар. Шул акчага бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган бөтен әйберне сатып алалар. Безнең авылыбызда төрле милләт кешеләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яши. Бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәрәбез. Авылның яше, карты, бигрәк тә әбиләр оныкларын җитәкләп, матур киемнәрен киеп, бәйрәм буласы мәйданчыкка җыела Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкның бер ягында казан белән ботка пешә, икенче ягында төрле уеннар гөрли. Алгы өлешендә җыр – бию, төрле милләт фольклоры чыгыш ясый. Самавар кайный, коймак пешә. Өстәл өсте төрле тәм-томнар - чәкчәк, кош теле, өчпочмак һәм башкалар белән бизәлгән.

Милли традицияләрне саклау – безнең бурыч
Бала - чаганың йорттан - йортка кереп йомырка, төрле тә
9 слайд

Милли традицияләрне саклау – безнең бурыч
Бала - чаганың йорттан - йортка кереп йомырка, төрле тәм - томнар җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы яки оялчанмы - гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Икенче яктан исә, балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган.

Йомгаклау
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару,
10 слайд

Йомгаклау
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, “Сабантуй”ларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, “Нәүрүз”, “Нардуган” бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, “Каз өмә”ләрен һ.б.ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.
Туган як тарихын, аның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү ни өчен кирәк соң?
Эшемдә шушы сорауларга җавап эзләдем. Эзләнү барышында төрле әдәби чыганакларны өйрәндем, әңгәмәләр кордым, шактый мәгълүмат тупладым һәм аларны анализлап, иҗади эшемдә кулландым.
Димәк, онытыла барган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кире кайтарырга кирәк. Минем алдагы максатым: «Карга боткасы» бәйрәме ел саен үткәрелсен иде.
Милли рухыбыз сүнеп үк бетмәсен иде!

ИГЪТИБАРЫГЫЗ
ӨЧЕН    ЗУР   РӘХМӘТ!

11 слайд

ИГЪТИБАРЫГЫЗ
ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!

Отзывы по презентациям на сайте school-textbook.com "“Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)" (0)
Оставить отзыв
Прокомментировать

Путеводитель по миру знаний. Тем, кто хочет учиться.

Свяжитесь с нами