Презентация на тему: "Презентация по татарскому языку на тему "Ия белән хәбәр арасында сызык" ( 8 класс)"
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 5
Презентация "Презентация по татарскому языку на тему "Ия белән хәбәр арасында сызык" ( 8 класс)" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
“Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башымны иеп , үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем ”.
(Лена Шагыйрьҗан)
“Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре –
сезнең эшегезне дөрес юлга куючылар. Шуның өчен аларның әмерләрен җиренә җиткереп үтәгез, тыйган эшләренә якын бармагыз” .
(Риза Фәхретдин)
“Укытучы һәм тәрбияче булып туарга кирәк;
алар белән тумыштан бирелгән сәләт идарә итә”
(Лев Толстой )
Максат:
1. Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү .
2.Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укытучыларга карата игътибарлылык, ихтирам һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.
Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
Уку – энә белән кое казу.
Сүз – күңелнең көзгесе.
Хезмәте каты – җимеше татлы.
Китап - белем чишмәсе.
Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары
Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән бирелсә, ия белән хәбәр арасына
сызык куела.
Мәсәлән: 1) Бар булган һөнәрләрнең башы – укытучы.
2) Ул – тәҗрибәле белгеч.
Хәбәр составында төрле көчәйткеч кисәкчәләр дә булырга
мөмкин. Сызык бу очракта да куела.
Мәсәлән: 1) Яз – яз инде ул.
2) Шигърият - үзе җыр ул.
Искәрмә!
Ия күрсәтү алмашлыгы белән белдерелеп, хәбәрдән соң килсә, сызык куелмый: Әтиемнең иң олы апасы бу.
Исем хәбәргә ярдәмче фигыль яки кисәкчә, бәйлек өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куелмый:
Иң кадерле нигъмәт су икән.
Бирелгән сүзләрне кертеп, ия белән хәбәр арасында сызык куярлык итеп җөмләләр төзергә.
1 вариант: 2010 , Укытучы , ата-ана, тәрбияләү, бурыч;
2 вариант: көз, вакыт, муллык, хезмәт, җимеш, тырышлык;
3 вариант: урман, һава, чыганак, табигать, туган як, гүзәл;
4 вариант: бәйрәм, Сабантуй, мәйдан, милли көрәш.
Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез, тыныш билгеләрен куегыз һәм ия – хәбәрнең асларына сызыгыз.
1) байлык, ул, вакыт, хәзинә.
2) рухи, тел, дәвасы, ул, халыкның.
3) милли балетына, берсе, Фәрит Яруллин,
нигез салучыларның, татар.
4) иң беренче, милләтне, тел, милләт иткән.
5) татар, нигез салучы, Салих Сәйдәшев,
композитор профессиональ, музыкасына .
Тест тикшерү
1. Безнең бабай бик юмарт. җөмләсендә хәбәр нинди төргә керә.
А) фигыль хәбәр Б) сан хәбәр
Ә) исем хәбәр В) сыйфат хәбәр
2. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. җөмләсенең баш кисәкләре...
А) кадерләгән халык Б) халык кадерле
Ә) телен кадерләгән В) халык кадерле булыр
3. Китап - бакча ул , андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. җөмләсендә хәбәр - ...
А) парлы Б) кушма
Ә) гади В ) тезмә
4. Кайсы җөмләдә сызык (–) куела?
А) Су ( ) дөньяның иң кыйммәтле байлыгы.
Ә) Без ( ) сигезенче сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез.
Б) Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка () бик ошады.
В) Югарыда ( ) агач башларында () салават күпере күренә.
5. Кайсы җөмләдә сызык (–) куелмый?
А) Тел ул () халыкның рухи дәвасы.
Ә) Бу () минем өчен() бик кызыклы һөнәр булып тоелды.
Б) Укытучы һөнәре () мактаулы һәм җаваплы һөнәр.
В) Ялган сөйләү,гайбәт, саранлык, ялкаулык () тискәре сыйфатлар.
Укытучым
Сез дөньяда- иң белемле кеше, Дөньяда Сез - иң таләпчән кеше
Сезнең дәрес- тормыш ачкычы. Таләпчәнлек – тәртип юлдашы.
Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә Тәртип булган җирдә тормыш матур,
Маяк бит Сез, әйдәп баручы. Зур уңышка ачыла юл башы.
Безнең өчен Сез - иң ягымлы кеше,
Йомшак сүзле, изге күңелле.
Белем орлыкларын җайлап кына,
Өләшүче дә ул - Сез түгелме!?.
Кайгыртучан да Сез, ә без һаман, Белемле дә, кайгыртучан да Сез,
Мәшәкатьләр табып торабыз. Таләпчән дә, һәрчак ягымлы.
Мәктәптә Сез - икенче әни безгә, Күңел күгемдә Сез Укытучым-
Әни булгач, тыныч дөньябыз. Йөрәгемә иң-иң якыны.











