Презентация на тему: "Презентация "Әниләр көненә кулланма-презентация""
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 8
Презентация "Презентация "Әниләр көненә кулланма-презентация"" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
Җир йөзендәге иң якын КОЯШЫМ
Эшләде: Садрутдинова Г.А.,
туган (татар) теле укытучысы
ТР Ютазы муниципаль районының «1 санлы Урыссу БГББМ» МБУ
Мөмкин булса, җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
РФ Президентының 1998 елдагы 30 гыйнварыннан 120 номерлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә.
Изрәп йоклый сабый. Бит очлары
Кояш кебек балкып яналар.
Көйләр көйләп бишек тирбәткәндә
Нәрсә уйлый икән аналар?
Баласының якты киләчәген
Уйлыйлардыр безнең аналар.
Кадерле ӘНИЛӘР! Сезне гүзәл бәйрәм – ӘНИЛӘР КӨНЕ белән ихлас тәбрик итәбез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!












