Презентация на тему: "Хәсән Туфан "Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ, әдәбиятан,ана теленнән алган белемнәрне ныгыту, фикер йөртергә өйрәтү"
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 64
Презентация "Хәсән Туфан "Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ, әдәбиятан,ана теленнән алган белемнәрне ныгыту, фикер йөртергә өйрәтү" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
Тест
1. Кем ул Хәсән Туфан?
а) прозаик
б) драматург
в) шагыйрь
2. Ул кайда туган?
а) Казанда
б) Иске Кармәт авылында
в) Чистай районында
Аны кайчан кулга алалар?Ни өчен?
а) 1921
б) 1937
в) 1940
Аң а багышлап туган авылында нәрсә ачылган?
а) музей
б) һәйкәл
в) мемориаль такта
5. Хатыны кем булган? Исемен беләсезме?
а) шагыйрә
б) укытучы
в) артистка
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада.
Кайт!.. – дип хатлар
килделәр...
Юллар ...озын иделәр...
Кайттым.
Әгәр тагын килсәләр,
- Сау! – дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
- Шундадыр ул ... – дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне...
1 бирем
Дөрес тәрҗемәне табыгыз
Научил не плакать
а) еламаска өйрәтә б) еламаска өйрән в) еламаска өйрәтте
Жизнь научила
а) дөнья үзгәрә б) дөнья үзгәртте в) дөнья үзгәрде
2 бирем
Җөмләләрдә сүз кем турында бара?
1. Дөнья мине үзгәртте һәм еламаска өйрәтте.
2. Кайттым: “Бусы – алкалары, бусы – кабере...” – диделәр.
3. Вулканнарга керер идем, - Шундадыр ул... – дисәләр.
3 бирем
Сорауларга җавап бирәбез.
Шагыйрь ниниди хатлар алган?
Туган якка кайткач, аны нәрсә көткән?
Бәйлисе бар йөрәкне дигән җөмләне сез ничек аңлыйсыз?
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул ... – дисәләр юллары лирик геройның
нинди хисләрен аңлата?
БДИ
1 вариант
А1. Кайсы төркемдә сүзләр ике аваз кушымчасын белдерә
1) дөнья,яра,елга,елама
2) бәйли,көйли,сөйли,гөрли
3) йөрәк,җиләк,гомер,йолдыз
4) озын,борын,болын,дала
А2. ”Кыска иренләшкән калын сузык аваз”билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?
1) [а ]
2) [ы]
3) [е ]
4) [ у]
А5.Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?
1) килеш,тартым,сан
2) заман,зат-сан,юнәлеш,барлыкта –юклыкта
3) килеш,сан,дәрәҗә
4) килеш,тартым,юнәлеш
А6.”Дөнья мине үзгәртте: еламаска өйрәтте” (Хәсән Туфан)
дигән җөмләсе -
1) тезмә кушма җөмлә
2) ике составлы хикәя җөмлә
3) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә
4) иярченле кушма җөмлә
А3. Түбәндәге бирелгән мисаллар арасыннан “Кәкре каенга терәтү” фразеологизмына синоним сайлап языгыз.
1) Теле телгә йокмый
2) Килмәгән җире юк
3) Төпсез чанага утырту
4)Тел белән тегермән тарту
А4. Җәмләдә аерып билгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез.
Әгәр тагын килсәләр,
-Сау! – дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
-Шундадыр ул... –дисәләр.
1) хикәя фигыль
2) сыйфат фигыль
3) шарт фигыль
4) хәл фигыль
А7. Әгәр – сүзе
1) тезүче теркәгеч
2) ияртүче теркәгеч
3) бәйлек сүз
4) каршы куючы теркәгеч
А8.Научил не плакать дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
1) еламаска өйрәтә
2) еламаска өйрән
3) еламаска өйрәтте
4) еламаска өйрәт
А9. “Яраларны ямаштырып ята идем далада” (Хәсән Туфан)
җөмләсендә аерып бирелгән сүз –
1) хәл
2) аныклагыч
3) аергыч
4) тәмамлык
А10.“Бусы-алкалары”, бусы –кабере...” җөмләдә бусы нинди алмашлык
1) билгеләү алмашлыгы
2) зат алмашлыгы
3) тартым алмашлыгы
4) күрсәтү алмашлыгы
2 вариант
В1 – В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.
В1 дөнья [ ] сүзенең транскрипциясен язып күрсәтегез.
В2 Инверсия (кире тәртиптә) язылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.
В3.”Бусы – алкалары, бусы – кабере “дигән җөмләдә ни өчен сызык куелган.
1) билгеләү
2) зат
3)тартым
4) күрсәтү
В 4 сорау җөмләсенә нинди мәгънә салынган?
1) уңай
2) кире
3) тискәре
4) тырыш
В5 – В8 кадәр биремнәргә җавапларны сан белән күрсәтеп яз.
В5 арада нинди сүз төркеменә ерә
В6 Кайсыгызның сүзе нинди килештә?
В7 -Кайт !...-дип хатлар килделәр.Икенче строфада сүз нәрсә турында бара.
Автор кулланган сурәтләү чарасы.
В8. Кайсыгызның кулы җылы? – җөмләсенең сүз төркемнәнә анализ.
3 вариант
В1-В8 биремнәренә җавапларны сүз белән языгыз
В1. җиңен сүзенең килешен языгыз.
В2. рус теле аша кергән алынма сүзне табыгыз.
В3. ямаштырып фигыленең төрен билгеләгез.
В4. еламаска нинди формада кулланылган?
В5.Ияртүче теркәгеч белән ясалган җөмләне күчереп языгыз.
В6.Тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләнең санын язып куегыз.
В7.Сорау җөмлә күчереп язарга,җөмлә кисәкләренә сызарга
В8. Озын сүзенең транскрипциясен языгыз.
Өй эше
1 вариант
С Текстны нигез итеп алып ,150 сүздән ким булмаган сочинение языгыз.
Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди?Шигырьдә нинди проблемалар күтәрелә,аларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?
Язмагызда текст эчтәлеге таләп иткән тел –сүрәт чараларын да кулланыгыз.
2 вариант
Сугыш.
Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята.Чөнки анда аларның әтиләре,абыйлары,ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар,ятим калганнар.
Сугыш,сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да,кемнәрнең башларына кайгы,күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып,җир йөзендә мәңге тынычлык,бәхет өчен көрәшергә тиеш.


























