Презентация на тему: "3 сыйныф "Милли киемнәр""
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 144
Презентация "3 сыйныф "Милли киемнәр"" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
Колгага менү
... Әнә шома колга янына бер төркем малайлар һәм яшүсмерләр җыелган. Һәрберсе үзенең осталыгын күрсәтергә- җәһәт кенә колганың очына менәргә тырыша. Әмма бу бик кыен эш икән. Башта җиңел генә югары үрмәләгән үсмерлер дә бераздан кире шуып төшәләр. Кая ул колга очындагы затлы-затлы бүләкләр һәм кәрҗиндәге... тере әтәч турында уйлау? Меңләгән халык алдында “сабантуй җиңүчесе” дигән исемне алу үзе генә дә ни тора бит!
Атлар чабышы
Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, томышта төп терәге булган.Шуңа күрә аларның узышы иң кызыклы бәйгеләрдән санала.
... Башта алар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә иде. Аннары бу җанкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыктылар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргылды. Төркем сирәгәйде һәм таркалды. Хәзер инде һәркемнең күзе алдагы атка төбелгән.
Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлдагандай, өстендәге малай тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла.Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочаклый, үбә, ялларыннан сыйпый.
Чүлмәк вату
Күзне сөлге белән бәйләп, кулга озын күсәк алып, үлән арасындагы мескен чүлмәкне һәрберсе ватарга тырыша. Әмма чүлмәк һаман исән. Уртага бер бабай чыга. Унбиш адым атлагач, бабабыз кире чүлмәк ягына юнәлә: “бер, ике, өч...”. Кулындагы күсәгән кинәт селтәп җиргә суга. Һәм мәйдан “аһ” итеп куя: бабабыз чүлмәкнең нәкъ “түбәсе”нә кундырган бит!
Татарча көрәш
Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының төп билгесе. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Баш батыр ачыкланмыйча, кәкре мөгезле тәке аның җилкәсенә менеп “кунакламыйча”, түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Әгәр кем дә булса берәү бураны почмагыннан кузгатса, астына кереп атны күтәрә алса, зур-зур ташларны капка өстеннән чөеп уйнаса, ул авылды иң абруйлы кешеләрдән саналган.


























