Презентация на тему: "Китап ничек барлыкка килгән_"
- Категория: Презентации / Другие презентации
- Просмотров: 38
Презентация "Китап ничек барлыкка килгән_" онлайн бесплатно или скачать на сайте электронных школьных учебников/презентаций school-textbook.com
Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Мисырда язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган.
Тарих музеенда беренче китап басу станогының моделе, беренче басма китап һәм борынгы басма такта саклана
Литерлар тартмасы һәм җыю кассасы
Верстатка – текст җыюның махсус тактасы
20 нче гасыр типографиясе
Китап басу цехында металл барабанлы буяулар тутырылган төсле аппаратлы зур машиналар тора.
Янәшәдә үк юан, авыр кәгазь рулоннары тора.
Барабаннарга басма формаларны кигезеп куялар. Китап басучы моторны кабыза һәм станок эшләп китә.
Машина эшләп китә, дистәләгән зур һәм кечкенә валлар әйләнә. Берсе буяу тәгәрәтә, икенчесе кәгазь рулоннарны сүтә, өченчесе кәгазьне тарта, дүртенчесе аны басу барабанына кыстыра.
Бик тиз хәрәкәт итә кәгазь тасма һәм аңа бер- бер артлы кызыл, зәңгәр, сары, яшел, кара төсләр яталар.
Менә төсле рәсемнәре белән текст басылып чыга.